Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаслылар Бөтенроссия акциясенә кушылды

27 гыйнварда Ленинград блокадасы өзелүгә 79 ел тула

Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлык һәм корычтай ныклы рух билгесе өсти.


(30 гыйнвар, “Апастово-информ”).


Әлеге хәтер көне уңаеннан, районның форпостчылары катнашында "Блокада икмәге" Бөтенроссия акциясе уза. Алар райондашларга белешмәлекләр тараттылар, блокада икмәгенең килеп чыгышы турында сөйләделәр, бу кара икмәк кемгә һәм нинди өлешләрдә бирелүен әйттеләр.
“Ленинград камалышы фоторәсемнәрдә генә калмады: күпләр блокада икмәге кисәген ул куркыныч көннәрне искә төшереп саклап калдылар, ә аларның тарихы туганнары тарафыннан кадерләп саклана - бу аларның әби-бабаларына нәрсә аша үтәргә туры килгәнен онытмас өчен кирәк. Тарих – мәңгелек, ул көннәрне хәтердән җуярга ярамый”, - диде “Форпост” хәрәкәте җитәкчесе Илдар Салаватов. Блокада икмәге – агач оны һәм сыгынты(жмых), ылыс һәм арыш оны, кабык һәм алабута, шыткан арыш яки арада(солод) оны, он тузаныннан эшләнгән була. Мондый икмәкне без бүгенге көндә күз алдына да китерә алмыйбыз, ә Ленинград халкы өчен ул кадерлесе, туклыклысы һәм иң тәмлесе була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев