Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаслылар Донбасска гуманитар ярдәм озатты

Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән райондашлар Донбасска ярдәм итү эшенә алынды. Алар өчен азык-төлекләр җибәрелде.

(17 май, “Апастово-информ”).


“Тәкъдимне җитәкчеләр, депутатлар хуплап алды. Алар ярдәме белән районда җитештерелгән азык-төлекне җибәрергә булдык. Бүген беренче машинаны озаттык. Тагын бер машина китүе көтелә. Барлыгы 3 тоннага якын азык-төлек җыелды. Токмач, кесәл, сухари, коймак оны җибәрелә. Барысы да Апаста җитештерелгән азык-төлекләр”, - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.

Азык-төлекләр иң элек башкалага илтелә. Аннан үзәкләштерелгән рәвештә Донбасска китәчәк.

-Районыбыз халкы Донбасска ярдәм итү эшенә бердәм кушылды. Беренче машина юлга кузгалды. Азык-төлекләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә тупланды. Барлык товар да озак сакланыш белән. Барлык җитәкчеләргә, район халкына, депутатларга , кем әлеге акциядә катнашты, барысына да рәхмәт, - диде “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев