Апаслылар «Георгия тасмасы» акциясенә кушылды
Акцияне районның “Яшь гвардия”челәре уздырды.
(4 май, “Апастово-информ).
“Яшь гвардия” активистлары Георгия тасмалары өләшеп, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан каһарманнарыбызның батырлыгы турында сөйләделәр, тылда хезмәт куйган һәм үз гомерләрен корбан иткән райондашларыбызны искә алдылар. Шулай ук бәйрәм атрибуты турында аңлатып, белешмәлекләр, “Правда” газетасының 1945нче елның 9 маенда дөнья күргән санын тараттылар.
“Георгий тасмасы - Ватаныбызны дошман һөҗүменнән саклаган батырларыбызга булган горурлык һәм рәхмәт билгесе булып тора. Аңа һәркем хөрмәт белән карарга тиеш”, - диде Яшьләр Үзәге җитәкчесе Илдар Салаватов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев