Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаслылар республика “Каравон” бәйрәмендә катнаштылар

“Каравон” рус халык бәйрәме һәр елны Лаеш районының Никольское авылында уза.

(29 май, “Апастово-информ”)


“Каравон” бәйрәме чәчү тәмамлануга, яз һәм уңышка багышланган тантана. Халык җырлары, биюләре һәм уеннары белән бик матур уза ул. Традициягә тугры калып, быел да апаслылар рус милли бәйрәменә барды. Бәйрәмдә Биеш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Рябинушка” ансамбле катнашты һәм матур чыгыш ясады.


“Бәйрәм бик җылы атмосферада узды. Биредә катнашучы һәркем милли киемнәрдән иде. Һәр тарафтан җырлар , шат авазлар яңгырап торды. “Каравон” безгә күтәренке кәеф бүләк итте”, - дип хәбәр итте Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Гөлнара Галиәкбәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев