Апасның “Алдынгылар” хәрәкәте Мәскәүдә!
Апасның Гөлназ Хантимирова җитәкчелегендәге “Алдынгылар” хәрәкәте делегациясе Мәскәүдәге “Россия” Халыкара форум-күргәзмәсендә булды.
(9 декабрь, “Апастово-информ”).
Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) оештырылган күргәзмәләрне карап, зур тәэсирләр алдылар алар.
«Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ачылды. Ул киләсе елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Аның бер көне Апас районы укучылары күңелендә дә зур урын алды.
“Балаларыбызны шундый ерак юлга алып чыгып киткән Гөлназ апалары Хантимировага, шундый мөмкинлек тудырган Республика, район җитәкчелегенә зур рәхмәт”, - диләр Наилә Шиһабиева, Кадрия Мефодьева һәм Раилә Хәбибуллина.
«СпасибоРодная #МечтыПервых
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев