Апасның яшь футболчылары да «Корруциягә юк!» диләр
Алар үз сүзләрен Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан оештырылган дуслык матчында да исбатладылар.
(3 декабрь, "Апастово-информ").
Апасның универсаль спорт залында футбол белән шөгыльләнүче балалар дуслык матчында очраштылар.
Яшь футболчыларны коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Булат Гатиятуллин сәламләде. Ул балаларга ришвәтчелекнең кеше акылын намусын юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла, кеше хокукларын һәм ирекләрен бозу формаларының берсе булуы хакында сөйләде, киңәшләрен бирде.
”Үзегезнең намусыгызны яшьтән үк сакларга, гаделсезлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәшергә өйрәнегез. Тормыштагы каршылыкларны бер-берегезгә юл куеп, ярдәм итеп җиңегез. Әдәпсезлек, әрсезлек, ришвәтчелек кебек тискәре күренешләргә каршы торыгыз",- диде ул.
Яшь футболчылар арасында узган уенның җиңүчесе дә дуслык булды. Уенчыларга район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев