Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы нәниләре “Тынычлык күгәрчене – тере хәтер” акциясенә кушылды

Бөек Җиңү көне яшь апаслылар өчен дә зур бәйрәм

(5 май, “Апастово-информ”).


Бөек Җиңү көнен нәниләр дә шатланып каршы ала. Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы нәниләре бу уңайдан “Тынычлык күгәрчене – тере хәтер акциясенә” кушылдылар. Балалар Апас урамнарына чыгып, тынычлык кошы – күгәрчен рәсеме төшерелгән шарлар тараттылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар яңгыраттылар, Батырлар мемориал комплексында булдылар.


“Бөек Җиңү көнен көтеп алабыз. Бакчабызда бәйрәм чаралары уза. Балалар белән Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган җырлар, шигырьләр өйрәнәбез”, - дип белдерде “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Гәрәева.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев