Апаста алданучылар күп: сак булыгыз
Соңгы арада күп кенә райондашларның мошенниклар тозагына эләгүе мәгълүм. Арада төрле яшьтәге кешеләр, төрле һөнәр ияләре һәм төрле сумма белән алданучылар бар.
(15 май, “Апастово-информ”)
“Бер райондашыбыз 4 миллион 500 мең сум кредит рәсмиләштереп, аны мошенниклар кулына “тапшыра”. Алдану схемасы гади генә. Кулында кәрәзле телефоны булган кеше чит шалтыратуны кабул итә һәм алар кушкан биремнәрне үти. Кодларны читләр кулына тапшыра. Озак та тормый үзе дә бурычка бата. Мисал өчен, бер райондашыбызга ватсап аша энергосбыттан хезмәткәрләр шалтырата. Алар электр счетчигын алмаштырырга вакыт җитүен исләренә төшерә. Һәм бу эшне башкару өчен телефоннарына код килергә тиешлеген белдерә. Шул кодны үзләренә җибәрүләрен үтенә. Менә шуннан башлана да инде хәйлә юлының башы. Шуннан соң, шәхси куркынычсызлык идарәсеннән, элемтә өлкәсен тикшерү федераль хезмәтеннән шалтыратып, аларның мошенниклар кулына эләгүен, кредит рәсмиләштерергә мөмкин булуларын аңлаталар. Зур бурычка батарга мөмкинлекләрен исләренә төшерәләр. Счеттагы акчаларны саклап калу өчен зур суммада кредит рәсмиләштереп, мошенниклар акча ала алмаслык дәрәҗәдә банк алдында зур суммаларга бату юлын күрсәтәләр. Булган акчаларны һәм алган кредит акчаларын куркынычсыз счетка күчерергә кушалар. Әлеге райондашыбыз да төрле банклардан кредитлар алып, аны банкомат аша куркынычсыз счетка “салып куя”. Зур сумманы төрле карталарга күчерә. Исегезгә төшерәбез: ЭНЕРГОСБЫТ беркайчан да, беркемгә дә шалтыратмый. Алар өчен счетчик алмаштырганда бернинди дә кодлар кирәкми. Шул ук вакытта үзәк банк, куркынычсызлык хезмәтләре дә сезгә шалтыратмаячак. Куркынычсыз счетлар да юк! Алар барысы да мошенниклар, сезнең исәптән җиңел генә акча эшләргә теләүчеләр. Сез код биргәнсез икән, ул кешегә шәхси кабинетыгызга керергә рөхсәт биргәнсез һәм кредит рәсмиләштерү, акчагыз белән идарә итәргә рөхсәт иткәнсез дигән сүз. Сез аңга килгәндә инде соң булуы бар. Шуда күрә дә, чит шалтыратуларны алганчы, уйларга кирәк!” - ди район эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе Энҗе Садретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев