Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Балалар коляскалары парады” гаиләләрне үзенә җыйды

8 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан районда “Балалар коляскалары парады” узды.

(7 июль, “Апастово-иформ”).


Әлеге үзенчәлекле чара яшьләр мохитендә балалы гаиләләр дәрәҗәсен үстерү, балалар санын арттыру максатыннан оештырылды.

Район мәдәният йорты каршына балаларын берсеннән-берсе матур итеп бизәлгән коляскага утырткан әти-әниләр килде. Алар барысы да тырышкан, гаилә үзенчәлекләрен чагылдырган.

Бәйрәмдә катнашучы гаиләләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова тәбрик итте.


-Районда креатив яшь әниләр бармы икән дигән уйлар белән әлеге бәйгене уздырырга булдык. Шундый матур, уңган, булган, креатив әниләр һәм аларның гаиләләре бәйрәмгә килде. Аларның барысына да бик зур рәхмәт әйтәбез. Шушы сабыйларыгыз үсеп җитеп, сезгә игелекләр генә күрсәтсен иде, - диде ул.


Гаиләләр тезелеп мәйдан әйләнде. Үзләренең коляскалары һәм гаиләләре хакында сөйләде.
Жюри барысын да исәпкә алып, үз фикерен белдерде.


-Бүген горурлану хисләре кичерәм. Бәйге әле беренче генә тапкыр уза. Шулай да шундый татлы, тәмле, матур “торт” килеп чыккан. Уйлашкач, барлык катнашучыларны да җиңүче итеп игълан итәргә булдык. Сез барыгыз да җиңүче! – диде Гөлнур Насыйбуллина.
 

Нәбиуллиннар, Вәлиуллиннар, Хәбибуллиннар, Әхмәтҗановлар, Мөхетдиновлар, Әбубәкировлар гаиләләре “Иң матур һәм тартып торучан”, “Техно-коляска”, “Спорт рекорды”, “Тере дөнья”, “Коляска-әкият”, “Иң үзенчәлекле коляска” номинацияләрендә билгеләп үтелде.
Һәр номинациядә җиңүчеләргә Дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев