Реклама
Җәмгыять
Апаста батыр йөрәкле райондашларыбызга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты уза
15 февральдә, район мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы Апас егетләренә ярдәм йөзеннән «Без - сезнең белән!» хәйрия концерты оештырыла.
( 5 февраль, "Апастово-информ").
Башлана 18.00 сәгатьтә. Билет бәясе - 500 сум. 6 +
Программада бик күп җырчылар чыгышы каралган. Алар бар да бу изге эшкә кушылырга теләп, Апас сәхнәсендә чыгыш ясаячак.
Ә җыелган акчалар 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан китүче гуманитар ярдәмнең бер өлеше булачак.
"Без - сезнең белән!"... Әнә шулай көн саен, мизгел саен туган яктан читтә, махсус хәрби операциядә катнашучы батыр егетләребезгә йөрәк җылыбызны җиткерәсе, көч һәм сабырлык, рух ныклыгы, ышаныч өстисе килә.
Үзебез матур концерт карап рухи азык алыйк, ә егетләргә ул зур ярдәм һәм хөрмәт билгесе булыр.
Токен: 2VtzqwRtnTM
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев