Реклама
Җәмгыять
Апаста дәүләт алкоголь инспекциясе кисәтү рейдлары уздыра
Бу уңайдан икенче кварталда ике тапкыр шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеге тикшерелде.
(25 сентябрь, “Апастово-информ”).
Комиссия әгъзалары Азбаба һәм Табар Черкене авылларында булдылар. Кибетчеләргә гамәлдәге закончалык таләпләрен аңлаттылар. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсенә аерым игътибар бирделәр. Товарларның сату тәртибен, аларның сыйфатын тикшерделәр. Озак кулланыла торган товарларны сату закон таләпләренә туры килмәгән очракта, аларны ремонтлау, яки алыштыру, яки шундый ук товарны ничек бирергә кирәклеге турында аңлатылды. Шул ук вакытта алыштыру мөмкинлеге булмаган товарлар исемлеге дә ачыклап күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев