Апаста фермадан сөт һәм фураж урлау очрагы теркәлгән
Апаста берләшмә фермасыннан 90 литр сөт һәм 3 капчык фураж оны урлаган билгесез кешенең кем булуы ачыкланган.
(31 гыйнвар, “Апастово-информ“).
Билгесез кеше эштән соң терлекчелек фермасыннан 90 литр сөт һәм 3 капчык фураж оны урлый. Берләшмәгә килгән зыян 4354 сумны тәшкил итә. Бу хакта район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр иттеләр.
“Урлау очрагы буенча тикшерү эше бара. Гаепле үз җәзасын алачак. Һәр фермада каравылчылар булсын, һәм әлеге вазифага намуслы, җаваплы кешеләр билгеләнсен иде“, – ди җәмәгать тәртибен саклау буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Нигъмәтҗанов.
Закон бозу очраклары белән очрашсагыз, шикле кешеләр күрсәгез, әйберләргә тап булсагыз, 02, 21-5-75 телефон номерларын җыегыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев