Реклама
Җәмгыять
Апаста “Гаилә – сыеныр оям” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан оештырылган “Гаилә – сыеныр оям” бәйгесенә йомгак ясалды.
(15 май, “Апастово-информ”).
Бәйгегә барлыгы 54 эш кабул ителде һәм алар “Апас хәбәрләре” сайтына урнаштырылып барылды.
Җиңүчеләр ЗАГС бүлегендә билгеләнде. Лотерея туры эфирда уйнатылды.
Бәхетле отыш ияләре:
Каратуннан Рәис һәм Гөлнара Гафаровлар гаиләсе. 29 ел үрнәк гомер кичерәләр. 3 кызларына кайгыртучан әти-әни, оныклар өчен иң кадерле дәү әти-дәү әни алар.
Танай-Турай авылыннан Илнар һәм Римма Шәйхетдиновлар гаиләсе. Гаилә кыйммәтләрен саклап, өлкәннәргә хөрмәт белән карап, балаларны да шул үрнәктә тәрбияләп яши алар.
Югары Ындырчы авылында яшәүче Рифат һәм Әнүзә Кормашевлар гаиләсе. Гаилә август аенда парлы тормыш коруларының 40 еллыгын – Рубин туйларын билгеләп үтәчәк. 2 кыз һәм 1 ул үстереп, бәхетле, тату, бөтен кешегә үрнәк гаилә булып яшиләр.
Розалия Насыйбуллинаның шәхси бүләге - Апаста яшәүче Җәүдәт һәм Маһинур Зәйнуллиннар 62 ел парлы гомер итәләр. 5 бала, кияү-киленнәренең ихтирамын тоеп, 10 онык, 3 оныкчыкның шатлыкларына сөенеп яшиләр.
Өстәмә бүләк - Морзалар авылында яшәүче Заһир һәм Венера Әхмәтовлар гаиләсе. 32 ел парлы сукмактан янәшә атлыйлар. Гаиләдә 2 кыз үсә.
Иганәче Әнсар Галиевнең махсус бүләге - Кече Болгаерда яшәүче Айдар һәм Гөлшат Баһаветдиновлар гаиләсе. 42 ел парлы, үрнәк гомер кичерәләр. 4 балалары һәм 5 оныкларына яраткан әти-әни, дәү әти-дәү әни алар.
Җиңүчеләрне котлыйбыз. Отышларны ЗАГС бүлегеннән барып алуыгызны сорыйбыз.
Барлык катнашучыларга да олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сез матур фотосурәтләрегез белән күңел күтәренкелеге бирдегез, тәҗрибәгез белән күпләргә өлге күрсәттегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев