Реклама
Җәмгыять
Апаста ябык футбол манежы төзелә
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов биредәге төзелеш барышы белән танышты.
(29 март, “Апастово-информ”).
Апаста федераль программа нигезендә, 20x40 метр зурлыгындагы каркас-тент өслекле ябык футбол манежы төзелә. Әлеге объект спорт сөючеләргә ел дәвамында шөгыльләнү һәм футбол ярышларын үткәрү өчен кулланылачак. Бина бер үк вакытта 30 кеше сыйдырышлы булачак. Шушында ук оешманың административ бүлмәсе дә урнашачак. Киенү-чишенү бүлмәләре, душ, бәдрәфләр – спортчылар өчен барлык шартлар булдыру күздә тотыла.
Эш барышы белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та танышты һәм үзенең уңай бәясен бирде.
“Апаска килгән саен башкарылган хезмәт белән сокланып, сезнең өчен бик сөенеп китәм. Киләчәктә дә республика, федераль проектларда актив катнашырга, зур үрләр яуларга насыйп булсын!”, - диде депутат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев