Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста яшәүче Рәшит ага Сәлахов: “Мин – иң бәхетле кеше”

90 яшьлек юбилеен каршылаган аксакалның күңеле тулы сөенеч.

(7 март, “Апастово-информ”)


Рәшит ага Сәлаховка истәлекле гомер бәйрәмен 63 ел буе иңне-иңгә куеп яшәгән тормыш иптәше Рәзилә апа, газиз балалары, кияүләре, оныклары янәшәсендә каршылады. Аның хөрмәтенә бик күп котлаулар юлланды.
“Мин – иң бәхетле кеше. Тормышым түгәрәк, янәшәмдә якыннарым бар”, - дип сөенә аксакал.
Хөрмәтле аксакалга район башлыгының котлау открыткасы ирештерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Сабирова изге теләкләрен юллап, истәлекле бүләк тапшырды.
Рәшит ага Сәлахов авырлыклар күргән сугыш чоры баласы, гомер буе үз көче белән тир түгеп яшәгән гади хезмәт кешесе. Үрнәк әти, ышанычлы тормыш юлдашы булуы белән дә хөрмәтле ул.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев