Реклама
Җәмгыять
Апаста яшәүче Сәүдә апа Әхмәдуллина котлаулар кабул итте
Районыбызның акъәбисе, бар гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Сәүдә апа Әхмәдуллина 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады. Изге күңелле, ак, саф ниятләр белән яшәгән Сәүдә абыстайның өеннән кеше өзелеп тормый. Бар да котлый, олылый, күңел һәм йөрәк хисләрен җиткерә.
(5 апрель, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина район башлыгы исеменнән котлаулар, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. "Миргасыйм" мәчетенең имамы Рамазан хәзрәт Әминов, Гөлчәчәк Ахманова җитәкчелегендәге район үзәк китапханәсе коллективы, районның мөслимәләр берлеге, өлкәннәре, мәчеткә йөрүче өлкәннәр, дуслары, туганнары бар да изге теләкләрен җиткереп, тагын да озын, хәерле гомерләр теләделәр. Матурлык яратуын, чәчәкләргә гашыйк булуын белеп, гөлләмәләргә күмделәр үзен.
Сәүдә апа Әхмәдуллина тумышы белән Менделеевск якларыннан. Моннан 68 ел элек, кулына диплом алган япь-яшь кыз бала юллама белән Апас җиренә килә. Хезмәтен Борнаш авылында башлап җибәрә. Эштән куркып калмый ул. Өчәр гектар чөгендерен дә эшкәртә, борчак чабарга да йөри, оештыру эшләренең дә үзәгендә кайный.
“33 ел китапханәче булып эшләдем. Гомеремнең иң матур еллары Борнашта узды. Аннан район үзәк китапханәсенә килдем. Кайда гына булсам да, җаным-тәнем белән бирелеп, нәтиҗәләргә ирешеп, макталып хезмәт иттем”, – ди Сәүдә апа.
Сәүдә апа һәрчак изге догада яши, йөрәге олы, уйлары саф аның. Район халкына дини тәрбия өләшә, үзе дә белемен һаман арттыра бара.
Тормыш иптәше Камил абый белән алар 62 ел тигез, матур тормыш итәләр. Камил абый – Татарстан Республикасының Атказанган агрономы. Шулай ук бар гомеренең районның авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлаган олы шәхес.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев