Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста яшәүче Суфия Хәбибуллина Рәхмәт хатларына лаек булды

Озак еллар участок сайлау комиссиясендә намуслы хезмәт иткән Суфия Хәбибуллинага бүләкләр тапшырылды.

(28 декабрь, “Апастово-информ”).


Суфия апа Хәбибуллинаны 70 яшьлек юбилее уңаеннан котларга район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Җәләлетдинова һәм участок сайлау комиссиясе рәисе Ришат Әхмәтҗанов килде. Алар юбилярга ихлас теләкләрен ирештереп, район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм район территориаль сайлау комиссиясе исеменнән Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар. Рәхмәт хатларында Суфия апаның районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше һәм районда сайлауларны әзерләүдә һәм үткәрүдә куйган тырышлыгы билгеләп үтелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев