Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Ике моң” фестивале гөрләде

Район мәдәният йорты 17 нче тапкыр үзенең тугры дусларын – тамашачысын җыйды.

(7 нче март, “Апастово-информ”).


8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Ике моң” фестивале 17 нче тапкыр һәм үзенчәлекле булып узды.
“Быелгысын үзенчәлекле итәргә тырыштык. Сәхнә түренә җыр-моңга гашыйк җитәкчеләребезне чакырдык. 17 ел буе фестивальне карап, бәяләп барган тамашачыбызны да барлап, искә алырга булдык”, - дип таныштырды үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Роза Нурмиева.
Шулай ук “Ике моң”ны башлап җибәргән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Резидә Мостафинаны халык алкышларга күмде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрикләде һәм фестивальнең иганәчесе Илфат Шәрәфетдиновка Рәхмәт хаты тапшырды.
ИлСаф һәм Нурзадә дуеты бәйрәм чарасына ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев