Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста иң матур чыршы бизәүчеләр ачыкланды

Районда Үзәк чыршыны ябу тантанасы узды.

(13 январь, “Апастово-информ”). 
Бәйрәм концертын китапханәчеләр тәкъдим итте. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев район башлыгы исеменнән котлау сүзләрен җиткерде һәм гуманитар ярдәм җыюда ярдәм итүчеләрне, иң матур чыршы бизәүчеләрне бүләкләде. 
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыючы һәм илтүче Айрат Миңнегалиев, Наил Нуртдинов, Алмаз Хәсәнов, Илнур Хәсәнов район башлыгының Рәхмәт хатларын алды. 
Авыл җирлекләре арасында “Иң матур Яңа ел бизәлеше” район бәйгесендә җиңүчеләр Сертификатларга лаек булды. 
1 урында – Зур Күккүз җирлеге, 
2 урында – Каратун авыл җирлеге, 
3 урында – Табар Черкене авыл җирлеге. 
Оешмалар арасында “Иң матур Яңа ел бизәлеше” район бәйгесендә онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр: 
1 урында – Апас аграр көллияте, 
2 урында – район мәдәният йорты, 
3 урында – Апас урта мәктәбе коллективы. 
 
Оешмалар арасында “Иң матур Яңа ел бизәлеше” район бәйгесендә жюри комиссиясе билгеләгән җиңүчеләр: 
1 урында – Апас урта мәктәбе, 
2 урында – Каратун урта мәктәбе, 
3 урында – “Апас таңнары” рестораны. 
 
Йорт тирәләрен бизәп, авылдашларына бәйрәм кәефе бүләк итүчеләр “Ә безнең ишегалдында” бәйгесендә җиңү яулады. 
1 урында – Түбән Барыштан Илдар һәм Зөлфия Габдрахмановлар, 
2 урында – Коштавылыннан Гөлсинә Галиуллина, 
3 урында – Рәшит һәм Рәмзия Сөнгатуллиннар. 
Бәйрәм чарасы җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев