Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста кадрлар алмашы

Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айрат Җиһаншин район Советы аппараты җитәкчесен тәкъдим итте.

(5 нче июнь, “Апастово-информ”).


Әлеге вазифага Данис Фәнис улы Сәйфетдинов билгеләнде.
Данис Сәйфетдинов 1989 нчы елның 5 нче августында Яңа Чишмә районында дөньяга килгән. Урта белем алганнан соң Казан Дәүләт Университетының “Дәүләт һәм муниципаль идарә” бүлегендә, менеджер белгечлеге буенча белем ала.
Хезмәт юлын сәүдә өлкәсеннән башлап җибәрә. Армия сафларында хәрби бурычын үтәп кайта. Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең 14 нче номерлы районара инспекциясендә дәүләт салым инпекторы булып эшли.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсенең, ягулык-энергетика комплексы һәм сәнәгать өлкәсенең 4-нче бүлегендә оператив хезмәткәр вазифасын башкара. Бүгенге көнгә кадәр “Цифрлы куркынычсызлык” компаниясенең генераль директоры булып эшли.
Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбиялиләр.
Район башлыгы яңа җитәкчегә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев