Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста караучысыз биналарга игътибарны көчәйтү бурычы куела

Кышка кергәндә ташландык, караучысыз биналарны тагын бер карап чыгу, ялгыз яшәүчеләргә игътибарны тагын да арттыру бурычы куелды. Бу – иминлек өчен бик мөһим!

(20 ноябрь, “Апастово-информ”).


Район үзәгендә караучысыз сарайга ут кабып, янгын сүндерүчеләргә төн уртасында ялкын телләрен йөгәнләргә туры килде.
“Сарайга электр, газ кермәгән. Аның ишекләре ачык торган. Очраклы кешеләр биредә кәеф-сафа корган дигән фаразлар бар. Сарай эчендәге ике диванга, чүпрәк-чапракларга ут капкан. Ялкын телләре бинаның агач түбәсенә дә үрмәләгән. Биредә ике янгын сүндерү төркеме эшләде”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Илшат Шәфигуллин.
Ут-күздән сак булыгыз. Янәшәдәгеләргә игътибарны арттырсагыз иде.

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/a-house-is-burning-in-the-night-with-the-word-fire-on-the-side_40071019.htm#query=пожар&position=0&from_view=search&track=sph&uuid=cbf4323f-17b8-403e-b538-f3b65e7949ad

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев