Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста Каз өмәсе узды

Халык каз-үрдәк, сөт-каймак һәм башка азык-төлекне сатып алды.

 

(24 декабрь, “Апастово-информ”). 
Район мәдәният йортында җыр-моң яңгырап торды. Ул үзенә апаслыларны җәлеп итте. 
Фойеда оештырылган күргәзмә-сәүдәдә ни генә юк иде. Бирегә килгән халык каз-үрдәк сатып алды, ял итте. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән халкыбызның элекке йолаларын чагылдырган тамаша һәркемнең күңеленә хуш килде. 
“Муллык һәм байлык символы булган казлар – татарның горурлыгы да, мул табыннарның күрке дә!Каз өмәсе – гореф-гадәтләрнең иң матуры һәм иң күңелле чараларның берсе. Чөнки туганнар, дуслар бергә җыелып, эшлиләр, аралашалар. Бу бәйрәмне оештырган районның барлык мәдәният йорты хезмәткәрләренә олы рәхмәт. Сезгә уңышлар, сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм күтәренке кәеф телим”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.

 

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев