Апаста Космонавтика көнен билгеләп үттеләр
Яшь гвардиячеләр Апас аграр көллиятендә Космонавтика көненә багышланган чара үткәрделәр.
(12 апрель, “Апастово-информ”).
Әлеге чарада студентлар космос буенча белемнәрен уен-квиз аша сынадылар, истәлекле датаның тарихы белән таныштылар. Шулай ук алар Юрий Гагарин һәм Галәм турында бик күп мәгълүматлар алдылар. Иң актив студентларга яшь гвардиячеләр сувенирлар бүләк иттеләр.
“Мондый чаралар Юрий Гагаринны шәхес буларак ачарга ярдәм итә, үз илең, үз Ватаның белән горурланырга өйрәтә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияли”, - диләр яшь гвардиячеләр.
Космонавтика көне илебездә ел саен 1961 елның 12 апрелендә билгеләп үтелә һәм истәлекле дата санала. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев