Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста "Көзге каникул" һәм "Игътибар, балалар!"профилактик чаралары бара

Мәктәп укучыларының көзге каникулы башлана.

(29 октябрь, "Апастово-информ").


Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан район ЮХИДИ хезмәте «Көзге каникул», "Игътибар, балалар!" профилактик операциясе уздыра.

Автомобильдә балаларны йөртү өчен махсус җайланмалар куллануны тикшерү өчен рейдлар узачак. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче җәяүлеләр дә ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан төшеп калмаячак. Тәртип бозучы балаларга кисәтү ясала һәм бу турыдагы мәгълүмат алар белем алган уку йортына хәбәр ителә. Мондый рейдларда инспекторлар белән бергә ата-аналар комитеты, укытучылар, яшь инспекторлар төркем вәкилләре дә катнаша. ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар һәм әти-әниләр өчен шулай ук мәктәпләрдә тематик әңгәмәләр дә уздыра.

Шундый профилактик чара Чүрибураш мәктәбендә дә узды. Юл сакчылары укучылар белән аралашты, әңгәмәләр уздырды.

"9 айда республика юлларында балалар катнашында 344 транспорт һәлакәте булды. Аларда 370 бала тән җәрәхәте алды.11 баланың вакытсыз гомере өзелде. Уйланырга җирлек бар", - ди районның ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев