Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста мәгариф хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре яңгырады

Апас мәдәният йортында укытучылар көне һәм тәрбиячеләр көне уңаеннан хөрмәтләү чарасы узды.

(7 октябрь, “Апастово-информ”). 
Яшь буынга тәрбия һәм белем бирүгә бар көчләрен, сәләтләрен биреп эшләүче райондашларны район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов тәбрикләде. Ул район башлыгы исеменнән хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
-Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, өлкән буын, барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Безнең һәрберебез мәктәпләрдә белем алды. Һәм һәрберебезнең күңелендә укытучы, остаз иң кадерле кеше булып саклана. Районыбызда эшен яратып башкаручы, сәләтле, яңалыкка омтылучы укытучылар эшли. Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сез безнең ышанычыбыз да, терәгебез дә, - диде Булат Әхмәтҗанов. 
Бәйрәм бүләкләүләр, тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Хезмәтләре Республика, район тарафыннан билгеләп үтелгән хезмәткәрләр бер-бер артлы сәхнәгә менде. Укытучы династияләре, гаиләләр хөрмәтләнде. 
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап, тагын да зуррак хезмәт уңышлары теләде. 
-Бүген мәгариф өлкәсендә армый-талмый хезмәт куючы, безнең балаларыбызның күңелләренә яхшылык орлыклары сибүче, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче тәрбиячеләребезне, укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык. Ил тарихында сез һәрчак халкыбызның таянычы булдыгыз. Сездән үрнәк алдылар, киңәш сорадылар. Бүгенге көндә дә сезгә таянып яшибез. Шуның өчен сезгә мең рәхмәт. Киләсе көннәрдә дә иң-иңнәр булып калыгыз, - диде ул. Соңыннан Сөмбел Билалова һәм аның иҗатташ дуслары матур концерт программасы күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев