Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста мини-ферма тотучылар ничек яши?

-Барысы да колхоздан яздырып алган бер баш танадан башланды,-ди Тәлгат Галиев.-Председателе Рим Хәлимовичка рәхмәт инде: -Теләсә кайсын сайлагыз, йортыгызга төкле тояклары белән кайтсын,- дип теләде. -Шуннан мантып киттек. Себер якларыннан туган авылыбыз-Шыгайга кайтып төпләнгәч тә, тормышны яңабаштан башларга туры килде безгә. Буш нигезгә зур итеп ике катлы таш йорт җиткездек....

-Барысы да колхоздан яздырып алган бер баш танадан башланды,-ди Тәлгат Галиев.-Председателе Рим Хәлимовичка рәхмәт инде:
-Теләсә кайсын сайлагыз, йортыгызга төкле тояклары белән кайтсын,- дип теләде. -Шуннан мантып киттек. Себер якларыннан туган авылыбыз-Шыгайга кайтып төпләнгәч тә, тормышны яңабаштан башларга туры килде безгә. Буш нигезгә зур итеп ике катлы таш йорт җиткездек. Аннан күршедә генә яшәүче хатынымның әнисе Гөлфирәгә дә йортны яңарттым. Күбрәк улларым белән эшләдем. Ул чакта балалар әле мәктәптә укыйлар, колхоз эшеннән кайткач кичләрен тактаның бер башын мин, икенче башын хатын тоткан чаклар да күп булды. Үзем шофер, хатыным соңрак ферма мөдире булып эшли торгач, пенсия яшенә җиттек. Дәүләтнең сыерлы кешегә ярдәме турында район газетасыннан укыдык та-ишегалдында мини-ферма төзүгә алындык. Ярты эшен төгәлләгәч, районнан комиссия килеп карады. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, башкарма комитеттан Айрат Хәсәнов төпле киңәшләрен бирделәр, шулай итеп дәүләт программасына үттек тә, былтыр менә төзелешкә дип 200 мең сум субсидия алдык. Ярап куйды, мини-фермабызның бөтен чыгымнары 600 мең сумга төште. Араннарда басып торучы сыерларга 3әр мең сумнан азык өчен аерым субсидия бирделәр, анысы да иш янына куш булды. Бүген 15 баштан артык эре терлек асрыйбыз. Сөтне килеп алалар. Түләвенә килсәк, безгә җитә. Иткә дә бәя яхшы, сорау зур. Ветеринария белгечләре өйгә килеп вакытында терлеклшрдән анализ алалар, ит-сөткә экспертиза үткәргәндә дә әлләни зур кыенлыклар күргәнебез юк.
Ире сүзен хатыны Ридалия җөпләп тора;
-Сөт саву аппараты шлангларын хәзер һәр сыерга куелган аерым краннарына гына тоташтырам, Тәлгать шулай итеп эшләп бирде. Тиктормас кеше инде, кышын да ике кулына бер эш табып, үзебезнең янда калган улыбыз Таһир белән мини-трактор ясады әнә. Бу җәйдә каршыбыздагы Имәлле елгасы аша җыйнак кына күпер салам дип җенләнеп йөри. Илнарыбыз Казанда яши. Киленебез Миләүшә белән беренче оныгыбыз Динараны үстерәләр.
-Бу кадәр терлеккә азыкны кайлардан табып бетерәсез соң,- дип сорыйм хуҗадан:
-Мәрхүм абыем Фаил белән хатынымның әнисе исемендәге 10 гектарлык җирне рәсмиләштереп, шунда иркенләп печән үстерәм. Ашлыкны сатып алабыз. Үземнең бер трактор, чапкыч, тезем әйләндергеч, сука-культиватор, печән тюклау агрегатым бар. Булганына шөкер,-ди ул киң итеп елмаеп.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев