Апаста мобилизацияләнгән егетнең Әнисен гомер бәйрәме белән тәбрик иттеләр
Батыр егет үстергән ана Нина Симонова туган көнен каршылады.
(18 сентябрь, “Апастово-информ”).
Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина Нина Симоновага ихлас котлауларын ирештерде, рәхмәтен белдерде.
“Сезгә олы сабырлык, сәламәтлек һәм яхшы хәбәрләр теләп калабыз”, - диде Луиза Сафина.
Нина Симонова Апаста яши. Аның улы Алексей Симонов узган елның октябрь аенда мобилизацияләнеп, бүгенге көндә хәрби операциядә катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев