Реклама
Җәмгыять
Апаста район башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашты
Очрашу хакимият бинасында чәй табыны артында узды.
(28 апрель, “Апастово-информ”).
Очрашу барышында район башлыгы Айрат Җиһаншин егетләрнең хәрби операциядә материаль-техник тәэмин ителешен, көнкүреш шартларын һәм башка проблемалары белән кызыксынды. Шулай ук егетләрнең кайту шатлыгын уртаклашып егетләргә хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерде. Ватанны саклауда бергә һәм бердәм булуларын теләде. Егетләргә алга таба да һәрдаим район тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады.
“Барыгызны да исән-имин килеш каршыларга язсын, без сезне Җиңү белән көтәбез”, - диде район башлыгы.
Очрашуга барлыгы биш хәрби килгән иде. Аларны борчыган сораулар теркәлеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев