Апаста студентлар бәрәңге алу эшен төгәлләде
Аграр көллият укучылары өчен бу атна эш белән үрелеп барды.
(22 сентябрь, “Апастово-информ”).
Алар бәрәңге алу эшендә катнашкан. Бердәм, дус һәм күңелле эшнең нәтиҗәсе дә озак көттермәгән. Җылы, рәхәт көзге көндә уңышны җыеп, урнаштырып та куйганнар.
“Үзебез үстергән бәрәңге һәм башка яшелчәләр тиздән тәмле ризык булып өстәлләргә киләчәк. Студентлар ашханәдә кайнар ашлар беләне туклана”, - ди көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев