Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Татарстан Республикасының Яшьләр эше министры яшь гаиләгә торак сертификаты тапшырды

Агымдагы елда районда 5 гаилә «Татарстан республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы нигезендә торак сатып алуга яки төзүгә социаль түләү алу мөмкинлеге бирүче сертификатка ия булды.

(13 апрель, “Апастово-информ”). 


Яшь гаиләләргә сертификатларны тантаналы төстә Татарстан Республикасының Яшьләр эше министры Ринат Садыйков белән берлектә район башлыгы Айрат Җиһаншин тапшырды. 



“Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы аша гамәлгә ашырылучы программа гаиләгезгә ярдәм булсын. Рәхәтен күрегез”,- диде Ринат Садыйков.

 

Ул яшь гаиләне тәбрик итеп, бүләге белән дә сөендерде. 


Район башлыгы Айрат Җиһаншин агымдагы елда районда әлеге дәүләт ярдәменә барлыгы 5 гаилә ия булуын әйтте. Сөнгатуллиннар гаиләсенә имин тормышлар теләде. 


Илназ һәм Айгөл Сөнгатуллиннар иң сөенечле мизгелләр кичерделәр. Алар торакларын яхшырту өчен сертификатлар алу бәхетенә ирештеләр. Яшь гаилә Свияжный бистәсендә әти-әнисе йортында яшиләр. Ике кыз бала үстерәләр. Гаилә башлыгы Илназ МТК “Ак Барс” оешмасында машина йөртүче булып эшли, ә Айгөл һөнәре буенча шәфкать туташы, әлегә өйдә бала карый. 


“Без әлегә әти-әни белән бергә яшибез. Үз куышыбыз турында хыялланабыз. Тиздән бу хыял тормышка ашыр дип ышанабыз. “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы хакында район хакимиятендә ишеттек. Узган елны районның яшьләр эше һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итеп, гариза тапшырдык. Бәхет озак көттермәде. Бүген сертификатлы да булдык. Бик шатландык. Рәхмәт барлык җитәкчеләргә. Барлык республикабыз, районыбыз яшьләренә, яшь гаиләләренә бәхет-шатлык, иминлек телибез”, - диде алар. 


Районда яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту максатыннан Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министрлыгының программасы тормышка ашырыла. 


Әлеге программа буенча яшь гаиләләргә кире кайтарылмый торган субсидия бирелә, ул торак бәясенең 30-35 процентын тәшкил итә. Әлеге субсидия ипотека түләү, йорт төзү, торак сатып алу өчен тотыла ала. Төп шарт – гаиләдә ир һәм хатынның яшьләре 35 тән артмаган булуы һәм гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгы. Районда әлеге программада 8 гаилә катнашкан. Гаиләләр торак шартларын яхшырту өчен субсидиягә ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев