Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Тоннель” вакытында автобус шоферларына беркетмә төзелгән

12 майда иртәнге сәгатьләрдә Казан-Ульян юлының 77нче чакрымында “Тоннель” операциясе узды.


 

 
(12 май, “Апастово-информ”). 
 
ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм полициянең участок инспекторлары катнашындагы иртәнге рейдта төп игътибар автобусларга бирелде. Шулай ук иртән юлга кузгалган барлык транспорт чаралары да тикшерелде. 
 
“Рейд вакытында 1 автобус шоферы куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен, 2 автобус төзек булмаган хәлдә йөргән өчен җәза алды. Бер автобусның тәрәзәләре каралтылган иде. Аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф түләргә туры киләчәк”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев. 
 
Шоферлар арасында куркынычсызлык каешын эләктермәгән, техник карау узмаган машинада хәрәкәт итүчеләр дә бар иде. Аларга да кисәтүләр ясап, иртәдән үк кәефләрен төшерергә туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев