Апастово-информ

Апас районы

Рус Тат
Җәмгыять

Апаста транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алдылар

Россиядә бер елда аварияләрдә уртача бер кечерәк шәһәр халкы кадәр - 30 меңнән артык кеше һәлак була. Татарстанда быелның 9 аенда 3583 юл-транспорт һәлакәтендә 510 кеше үлгән, 4581 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Апас районында быел 10 айда 14 автоһәлакәт теркәлеп, аларда 4 кеше мәңгегә күзләрен йомды, 16 кеше...

Россиядә бер елда аварияләрдә уртача бер кечерәк шәһәр халкы кадәр - 30 меңнән артык кеше һәлак була. Татарстанда быелның 9 аенда 3583 юл-транспорт һәлакәтендә 510 кеше үлгән, 4581 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Апас районында быел 10 айда 14 автоһәлакәт теркәлеп, аларда 4 кеше мәңгегә күзләрен йомды, 16 кеше имгәнде, сәламәтлегенә зыян килде.

Реклама

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясының 2005 ел, 26 октябрьдә кабул ителгән Резолюциясе нигезендә дөнья илләрендә һәр елның өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алалар. Апас аграр көллиятенең актлар залында мондый, чираттагы сигезенче чара үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев