Реклама
Җәмгыять
Апаста төзекләндерү һәм яшелләндерү чаралары дәвам итә
Апаста агач утырту Бөтенроссия акциясе кысаларында, көзге агач утырту һәм тирә-юньне яшелләндерү эше бара.
(9 октябрь, “Апастово-информ“).
Агач үстерүгә киң җәмәгатьчелекне тарту максатында җирлегебездә яшь үсентеләр утырту, аларны тәрбияләү эше дәвам итә. Табигатьнең яшел үпкәсе булган агач-куаклар яшәешебезгә матурлык биреп кенә калмый, безнең саклаучыларыбыз булып, һаваны чистартуда зур роль уйный. Бу хакта район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров белдерде.
«Агач утырту көне» акциясе Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән үтә. Безнең район да көзге агач утырту эшенә оешкан төстә кушылды. Хезмәт коллективлары изге эш башкарды“, – диде Ленар Хантимиров.
“Яр буе“на 250 төп чыршы үсентеләре утыртылды. Изге эшкә район хакимияте, авыл җирлеге, мәгариф бүлеге, үзәк китапханә, аграр көллият, пенсия фонды бүлекчәсе коллективлары бердәм булып кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев