Апаста төзелеш эшләре буенча зонакүләм киңәшмә узды
11 майда Апас, Кайбыч, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан, Чүпрәле районнарында социаль юнәлешле объектлар төзелеше буенча республика программаларын вакытында үтәүгә кагылган зональ киңәшмә узды. Киңәшмәне республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Марат Сәйфетдинов алып барды. Биредә башкарма комитет җитәкчеләре, подрядчылар катнашты. Балалар бакчалары, авыл клублары, су, ут...
11 майда Апас, Кайбыч, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан, Чүпрәле районнарында социаль юнәлешле объектлар төзелеше буенча республика программаларын вакытында үтәүгә кагылган зональ киңәшмә узды. Киңәшмәне республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Марат Сәйфетдинов алып барды. Биредә башкарма комитет җитәкчеләре, подрядчылар катнашты. Балалар бакчалары, авыл клублары, су, ут юлларын реконструкцияләү, полиция йортлары, спорт мәйданчыклары, мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләре буенча һәр районга аерым туктап анализладылар. Эш барышында килеп туган мөһим мәсьәләләргә тукталдылар, уртага салып сөйләштеләр. Шулай ук төзелештә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау бурычы куелды. - Һәрберсен саклану кагыйдәләре белән таныштырып, кулларын куйдырып эшләгез. Кеше язмышы белән уйнамагыз. Шулай ук хезмәт хакы түләүне дә онытырга ярамый. Барысын да үзвакытында башкарырга тырышыгыз, - диде министр урынбасары. Киңәшмәдән соң башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов җитәкчелегендә яңа гына капиталь ремонтланган Зур Күккүз мәктәбен карадылар һәм югары бәя бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев