Апаста яшь гаиләләр арта
Җәмгыять һәм без

Апаста яшь гаиләләр арта

Борнаш егете Наил Миңнебаев һәм Зур Күккүз авылы кызы Фирүзә Яруллина парлы гаилә юлына аяк басты.

(19 июль, “Апастово-информ“).


Яшьләр никах туйларын билгеләп узды. Миңнебаевлар гаиләсенә сүнмәс, сүрелмәс мәхәббәт, тигез, тату тормыш телибез.

Уйларыгыз һәрчак бергә булсын
Юлларыгыз булсын гел бергә
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Бер тамырдан үскән гөлдәй
Гел янәшә яшәгез.
Сезнең тормыш юлыгызда
Булмасыннар киртәләр.
Гел бәхетләр, гел шатлыклар
Алып килсен иртәләр.


Нет комментариев