Апаста яшьләр кавыша
Әлмәндәр авылы егете Ринат Хәлилов гомерлек яры итеп Морзалар кызы Гөлйөзем Борһанованы сайлады.
Алар парлы гаилә юлына аяк басты. Ринат белән Гөлйөзем яшьлекләренең иң гүзәл мизгелен – Кызыл туйларын билгеләп узды. Районның ЗАГС бүлегендә якыннары, дуслары янәшәсендә пар балдаклар алмашып, гаиләнең беренче документын да алдылар.
Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итегез.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев