Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста “Зәлидә”ле кичләр дәвам итә

Һәр атнаның чәршәмбе кичендә “Зәлидә” уеннары оештырыла.

(26 июль, “Апастово-информ”).
Быел уеннар Апасның төрле урамнарында үтә. Шулай ук авыл мәдәният йортлары каршында да оештырыла.
Чираттагысы – район мәдәният йорты каршында үтте. Әлмәндәр авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре кичке уен уздырды. Матур җырлар, биюләр яңгырады, милли уеннар уйнадылар. Апас урамнарына гармун моңы таралды.
Шундый матур кичләрдә халык та активрак катнашсын иде дигән теләктә кала мәдәният хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев