Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апастан Камалиевлар гаилә юлыннан 50 ел бергә атлый

Апаста яшәүче Мансур һәм Гөлфия Камалиевлар Алтын туйларын каршылады.

(9 январь, “Апастово-информ”).


Гаилә бәйрәмнәре белән котлап, аларга район башлыгы исеменнән бүләкләр һәм Рәхмәт хаты тапшырылды.
Мансур абый юлда йөргән бар кешегә дә таныш. 30 елдан артык автобуста шофер булып эшли ул.
“Юлчыларның иминлеге хакына һәрчак уяу булырга туры килде. Хәзер дә юл кагыйдәләрен үтәргә тырышам”, - ди Мансур абый.
Гөлфия апа – тәмле куллы пешекче. Иң элек пешерү цехында кондитер булып эшли. Аннан һөнәр училищесында пешекче булып хезмәт итә. Лаеклы ялга да шуннан чыга.
Камалиевлар 3 бала тәрбияләп үстергән. Кыз һәм уллары гаиләләре белән һәрчак яннарына кайтып йөри.
“Үз көчләре белән яшәп, бәхетле гомер көзләренә аяк баскан парлар. Мансур абый белән Гөлфия апаны Алтын туйлары белән тәбрик итәбез”, - ди Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев