Армия еллары дуслары десантчы егет Тәлгать Садыйковны искә алдылар
Алар хезмәттәшләренең каберенә зиярәт кылды, Апас белән танышты.
2 августта ил күләмендә һава-десант гаскәрләре (ВДВ) көне билгеләп үтелде. Бу төр элиталы гаскәрләрдә төрле елларда районыбыздан 47 ир-егет хезмәт итүе мәгълүм. Шуларның берсе-үзенең дә туган көне 2 августка туры килүче апаслы Тәлгать Садыйков 1990 еллар ахырында Берләшкән Милләтләр Оешмасы Берләштәрелгән Тынычлык Көчләре составында ул чактагы Югославиядә хезмәт итте. 2 августтта Апаска әти-әнисе Тәүфикъ һәм Флера Садыйковлар өенә Тәлгатьнең армия еллары дуслары делегациясе кунакка килде. Алар хезмәттәшләренең каберенә зиярәт кылды, Апас белән танышты.
Яр Чаллыдан элеккеге десантчы Александар Бусыгин һәр килүдә Апаста матур яңалыклар, яңа корылмалар күпләп пәйда булуын аерым билгеләп үтте һәм десантчы апаслыларны бәйрәм белән ихластан котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев