“Аулакөй-баттл” – Апаста
Республикакүләм “Аулакөй-баттл” кичәсе Кызыл Тау һәм Каратун мәктәпләрендә узды. Ул Халыкара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.
(23 март, “Апастово-информ”).
Әлеге проектның авторы – якташыбыз Сәрия Закирова.
“Аулакөй-баттл” әдәби көрәш кичәсендә укучылар танылган шагыйрәләргә һәм галимнәргә каршы көч сынашты. Каратун мәктәбе укучылары үзләрен белемле дә, актив та, сәләтле дә итеп күрсәтте.
Биремнәр чыгышлар, җыр-моңнар, биюләр белән үрелеп барды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева әлеге кичәнең туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калуда, китап укырга өйдәүдә әһәмияте зур булуын билгеләп уздылар.
Бу хакта тулырак – “Йолдыз” битләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев