Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Автомәктәпләр Федерациясе Татарстанда иң яхшы һәм иң начар мәктәпләр рейтингын төзеде

Экспертлар 2020нче елның беренче яртыеллыгында кайсы автомәктәпләрне тәмамлаучыларның дәүләт автоинспекциясендә имтиханнарын беренче омтылышта ук тапшыруларын ачыкладылар.

(9 октябрь, “Татар-информ”).


Исемлекнең башында Кама Тамагыннан “Багира” автомәктәбе тора. Аны тәмамлаучыларның 96 % ы мәйданчыкны һәм 95 % ы шәһәрдә йөрүне беренче омтылышта ук тапшырдылар. Буа шәһәренең ОСТО РТ мәктәбе - 2нче урында, Норлаттан “Илона” автомәктәбе - 3нче урында.
Казан автомәктәпләре арасында “А-Мастер Класс” гомуми рейтингта - 24нче урында, Чаллының “РУЦ” автомәктәбе - 179нчы урында. Аны тәмамлаучылар ярты ел эчендә теорияне дә, шәһәрне дә, мәйданчыкны да беренче омтылышта тапшыра алмадылар. Нибары 3 % ы көчкә-көчкә иреште бу максатка.
Антирейтинг төзегәндә, фаҗигале юл хәрәкәтләре булуны исәпкә алдылар. Ике ел эчендә шул мәктәпләрне тәмамлаучыларның авариягә эләгеп, кешеләр вафат булу яки зыян салу фактларына нигезләнеп төзелде ул антирейтинг. Әлеге күңелсез исемлектә 1нче урында - Әлмәттән “Джек 116”, 2нче урында - Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы, 3нче урында - “Автоспецсервис” дип аталган автомәктәп Казаннан. Әлеге өч автомәктәп антирейтинг исемлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев