Бал – татлы һәм файдалы
Бүгенге көндә шикәр белән тукландырмыйча җыелган һәм крахмал өстәлмәгән балга ихтыяҗ зур.
(17 сентябрь, “Апастово-информ”).
Җылылык белән эшкәртү үтмәгән, фильтрланмаган һәм озак вакытлы кояш яктысына дучар ителмәгән чын балны яратабыз. Чын шифалы бал табигый рәвештә бал кортлары тарафыннан җыела, ә бүгенге көндә шикәр белән тукландырмыйча җыелган һәм крахмал өстәлмәгән балга ихтыяҗ зур.
"Бал составында 300дән артык матдә, 30 микроэлемент (тимер, йод, кобальт, марганец, бакыр, фтор, цинк һ.б.), 39% фруктоза, 31 % глюкоза, 5% декстрин, 1,5- 3% сахароз, 0,1-2,3% протеин, 0,1-0,2% мине¬раль матдәләр, 0,03-0,2% органик кислоталар, В1, В2, ВЗ, В5, В6, Н, К, С, Е, РР витаминнары, А провитамины, 18-20% су бар. Микроэлементларга килгәндә, карабодай балында алар аеруча күп. Цинк, марганец, бакыр кан әйләнешен яхшырта, акыл эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Өстәвенә, цинк күрү сәләтен арттыра. Тимер исә гемоглобинны күтәрә. Балның калорийлык дәрәҗәсе—315-335 ккал. 1 л бал якынча 1420 г авыр¬лыкта була.
Табигатьтә микроэлементларга балдан да бай продукт юк. Ул тамакны яки ашказанын ялкынсындырырга мөмкин. Шуңа күрә аның эремәсен куллану күпкә файдалырак. Балдагы биологик актив матдәләр дә үзгәреп тора. Шуңа да аны төрле соклар, үлән кайнатмалары, төнәтмә белән кушканда, биологик кыйммәте тагын да арта. Сәламәт булу өчен олы яшьтәге кеше көнгә 100 г, балалар 30-50 г бал ашарга тиеш. Бу очракта рационнан башка баллы әйберләрне (варенье, шикәр, конфет һ.б.) сызарга туры киләчәк", - диләр табиблар.
Фарил абый Хөсәенов сүзләре буенча, иң сыйфатлы һәм тәмле балларның берсе – ул юкә балы.
- Ул тәме буенча да, файдасы буенча да башка баллардан аерылып торганга бу төр бал кыйммәтлерәк булып та санала. Быел да бал кортлары бик тырышып юкә балын җыйдылар, - ди тәҗрибәле умартачы Фарил абый Хөсәенов.
"Балны дөрес итеп саклап кала алсаң гына аның шундый кабатланмас тәме саклана. Бинада температура +15 градустан да ким булырга тиеш түгел, шулай ук ул урын караңгы булуы шәп, ә дымлылык исә түбәнрәк булса хәерлерәк", - дип киңәш итә умартачы. Бал дәвалау үзлегенә ия булса да, аның кеше организмына тискәре йогынтысы да булырга мөмкин. Шуңа күрә алдан табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев