Реклама
Җәмгыять
Бала күңеле далада, ана күңеле балада…
Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия секретаре Гөлнара Мәликова, район полициясе участок инспекторлары катнашында районның бөтен мәктәпләрендә дә ата-аналар җыелышлары уздырыла. Аның беренчесе 11 ноябрьдә Борнаш мәктәбендә үткәрелде.
Бу яклардагы авылларда участок инспекторы булып эшләүче Таһир Бикмуллин, авыл фельдшеры Гөлүсә Әхмәдуллина, мәктәп директоры Динә Вилданова, укытучы Нурия Гыйниятуллина бик үтемле итеп чыгыш ясадылар. Наркотикларга каршы көрәш, аны кисәтү хакында ата-аналар белән зур сөйләшү булып узды. Үз чиратларында укучылар да җавапсыз калмадылар, әти-әниләренә "Светофория илендә" исемле әдәби-музыкаль концерт программасы күрсәттеләр. Борнаш мәктәбендә бүген 78 бала укый һәм алар зур түземсезлек белән әле быел гына нигезе салынган мәктәп төзелешенең дәвамын көтәләр. Кызылтау мәктәбендә 15 ноябрьдә үткәрелгән ата-аналар җыелышында шушы яктагы 12 авыл буенча участок инспекторы Рамил Гыйбадуллин катнашты. Балаларны яклау, аларның сәламәтлеген кайгыртуга юнәлтелгән Татарстан Законы нигезендә, укулар башлангач та балаларга һәм яше 18гә җитмәгән яшүсмерләргә бер сәбәпсез яки олылар озатуыннан тыш кичке уннан соң урамда, җәмәгать урыннарында булырга ярамый. Ул үз чыгышында шул хакта ата-аналарның исләренә төшерде. Укытучы Гөлинә Шәрәфуллина бала тәрбиясе темасына чыгыш ясаганда инновацион технологияләр-компьютер мөмкинлекләрен бик кыю һәм белеп кулланды. Мәктәп директоры Илдар Хәйбуллин мәктәп тормышы турында сүз алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев