Балалар балаларга ярдәм итә
Бу хәйрия чарасын Анжела Вавилова исемендәге фонд оештыра.
(18 август, “Апастово-информ”).
Татарстанда “Балалар - балаларга” дип исемләнгән акциянең дүртенчесе башланды.
Бу хәйрия акциясенең барышында, укучылар бөтен класстан бер букет ясап, чәчәккә дип билгеләнгән калган акчаны аеруча каты авыручы балаларга ярдәмгә җибәрәләр.
“Бу акцияне без дүртенче ел үткәрәбез. Узган елларда әлеге акцияләрдә Татарстанның барлык укучылары, ата-аналары һәм укытучылары катнашты. Шул нигездә, Казандагы хосписта булган авырулар өчен, 276 мең сум акча җыелды”, - дип сөйләде Анжела Вавилова исемендәге фонд председателе Владимир Вавилов.
Җыелган акча махсус ризыклар, дарулар һәм медицина җиһазларына кирәк булган әйберләр алуга тотыла.
Моннан тыш, җыелган акча Казандагы хоспистагы балаларга, шулай ук ДРКБдагы онкогематология бүлегендә ятучы балаларга мәктәп кирәк яраклары алу өчен тотыла. Бу балаларга беренче сентябрьдә мәктәпкә бару зур шатлык булыр иде, әлбәттә. Ләкин, булган диагнозлары бу көнне калган балалар белән бәйрәм итәргә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә, акцияне оештыручылар, аз гына булса да, мондый балаларга беренче сентябрь бәйрәмен тату мөмкинлеге бирергә телиләр, дип сөйли Владимир Вавилов.
Авыру балаларга мәктәп әсбаплары өчен 100 мең сум җыярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев