Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бер күрешү – бер гомер

Апас җирлегендә менә шундый клуб оешты.

(25 нче гыйнвар, “Апастово-информ”).


Апасның “Яшьлек” дип исемләнгән яшьләр үзәгендә эчтәлекле, мавыктыргыч кичә узды. Биредә төрле буын вәкилләре белән якыннары мобилизацияләнгән райондашлар очрашты.
“Апас җирлегендә “Бер күрешү-бер гомер”, дигән клуб оештыру теләген район җитәкчелеге хуплап алды. “Яшьлек” яшьләр үзәгендә төрле буын, төрле һөнәр ияләрен очраштырып тәрбияви чаралар оештыруны максат итеп куйдык. Бәлки, кемгәдер психолог ярдәме кирәктер, кемгәдер белгечләр ярдәм итәр. Айга бер менә шундый файдалы чаралар уздырачакбыз. Беренчесе менә мобилизацияләнгән гаилә вәкилләрен чакырдык”, - дип таныштырды Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Очрашу-кичәсе бик тә җанлы һәм күңелле узды. Психологның биремнәрен үтәп таныштылар. Җырладылар, биеделәр, чәй табыны артында рәхәтләнеп сөйләштеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гөлүсә Галләмова очрашуда катнашучыларны район башлыгы исеменнән сәламләде. Нинди генә ярдәм кирәк булса да, вакытында мөрәҗәгать итүләрен искәртте.
“Йорт мәшәкате дип килмәскә дә уйлаган идем. Әле ярый килдем дип кайтып барам. Бик тә кызыклы очрашу булды. Таныштык, сөйләштек, эчләрем бушап китте, бүләкләр дә бирделәр. Безне гел шулай кайгыртып торучыларга рәхмәт”, - диде Иске Әнәледән Чулпан Заһидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев