Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Без финалда! Лабач Тавы һәм “зәңгәр күлләр” федераль акчага өмет итә ала

Татарстан Россиядә экотуризмны үстерү һәм туристлык рекреацион кластерлары булдыру буенча Бөтенроссия конкурсының финалына чыкты.

(29 июль, “Апастово-информ”).


Татарстанлыларның тавыш бирүдә актив катнашулары аркасында республикабыздан ике проект экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия финалына чыкты.
Бүген экология табигатьне саклау һәм транспорт мәсьәләләре буенча Россия Президентының махсус вәкиле Сергей Иванов җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе финалга чыгучыларны атады. Россия буенча барлыгы 34 проект финалда.
Бөтен халык тавыш бирүе 23нче июльдә төгәлләнде. Ялган мәгълүматлар кермәсен өчен, һәр тавыш тикшерелеп барылды.
Нәтиҗәдә, Татарстан регионнар рейтингында беренче урынны яулады. Конкурс финалына чыгып, бездәге “Биектау” һәм “Кама Тамагы” туристлык комплекслары федераль финанслау шансына өмет итә алалар.
Конкурста җиңү әлеге комплексларда заманча ял итү өчен зур мөмкинлекләр ача. Татарстанның табигый байлыкларын саклауга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев