Биештә мунча һәм сарай янган
Янгын сүндерү бүлегенә Биеш авылында агач корылмаларга ут кабуы турында хәбәр керә.
(23 июнь, “Апастово-информ”).
Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына ашыга. Ләкин агач сарай һәм мунчаны саклап кала алмыйлар. Алар янып, яраксыз хәлгә килә.
“Янгын мунча миченең төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Әлегә тикшерү эшләре дәвам итә”, - ди янгын куркынычсызлыгы идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Раил Кашапов.
Ут-күздән сак булыгыз, мичләрне караучысыз калдырмагыз. Җәй көне балаларны да күз уңында тотарга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев