Болынбалыкчы авылында “Әбиемнең сандык серләре” дип исемләнгән мәдәни чара узды
2023нче ел “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” уңаеннан оештырылган чара балалар күңеленә бик хуш килде.
(21 июль, “Апастово-информ”).
Халкыбызның гореф-гадәтләрен , буынннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан, Болынбалыкчы авылында мәдәни чара узды.
Әбиебезнең сандыгы чыннан да бик серле икән бит! Балалар сандыкта сакланган әйберләрне бик кызыксынып күзәттеләр. Сөлгеләр, мендәр тышлары, җәймәләр, калфаклар, түбәтәйләр, кулъяулыклар, бизәнү әйберләре белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга бергәләшеп җаваплар эзләделәр. Балалар шулай ук мәкаль-табышмаклар буенча зирәклектә көч сынаштылар, биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
Халкыбызның тарихына кызыксыну уяту, җырлы-биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны, мәкаль-әйтемнәребезне искә төшерү балалар өчен тәрбияви яктан бик әһәмиятле булды.
Бу хакта Болынбалыкчы авылы мәдәният йорты мөдире Ләйсән Җәләлиева хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев