Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Борнаш мәктәбе укучылары язучылар белән танышты

Халыкара язучылар көне уңаеннан Борнаш урта мәктәбендә танылган шәхесләр бүләк иткән Апас районында туып-үскән һәм район данын еракларга тараткан бөек язучыларыбызга , аларың тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Кәламне корал итеп»дип аталган әдәби чара узды.

(6 март, "Апастово-информ")


"Татар әдипләрен танып белү өчен аларның фотосүрәтләре белән таныштырылды. Апас районының горурлыгы булган язучыларга багышланган әдәби белешмә балаларга аеруча да ошады. Борнаш авылында туып-үскән язучы, драматург, күп кенә премияләр лауреаты Хәбир Ибрахимның ,,Төпчек малай маҗаралары" китабына күзәтү ясалды. Әҗем авылында туган сугыш ветераны, биш китап авторы Габбас Хафизов турында истәлекләр яңартылды. Барлык якташ язучыларыбызның тормыш юлларын, иҗатларын балалар күңеленә җиткерергә тырыштык", - ди Кече Болгаер авылы китапханәчесе Гөлүсә Гайфуллина.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев