Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөтен икътисад хезмәт кешесенә бәйле

Илебезнең Төп документында кеше хезмәтенә хөрмәтне гарантияләүне һәм хезмәт ияләренең хокукларын яклауны ныгытуны тәкъдим итәләр.

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Ксения Перепеченова).


Россия Конституциясендә хезмәт ияләренә хөрмәтне гарантияләүне ныгытырга кирәк. Илебезнең икътисады хезмәт кешесенә бәйле бит. Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзү заводының генераль директоры Александр Карпов “Татар-информ” матбугат агентлыгына шундый фикерен белдерде.
“Хезмәт кешесе икътисадның нигезен булдыручы. Ә инде матди байлыклар җитештерүче кеше булмаса, берни дә булмаячак. Шуңа күрә, моны Конституциядә күрсәтеп ныгытырга кирәк”, - диде Карпов.
Конституциягә төзәтмәләрдә Россия Федерациясе гражданнарның хезмәтен хөрмәт итә һәм аларның хокуларын яклый дип язып куярга кирәк. Шулай ук, тулаем Россия Федерациясе буенча дәүләт тарафыннан, хезмәткә яраклы халыкның яшәү өчен минималь хезмәт хакыннан да ким булмаган эш хакы гарантияләнә. Элегрәк, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Ахметов та төзәтмәләрне уңай бәяләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев